«Минем яраткан шигырьләрем»: шигърият көне (16+)
19 март көнне Бөтендөнья шигърият көне кысаларында 1 нче санлы китапханәдә шигырьләргә, матур сүзгә һәм шигъри образларга битараф булмаган, барлык шигърият сөючеләр бәйрәме үтте. Чарага килүчеләрне «Алтын шигырьләр чәчмәсе» дигән китап күргәзмәсе көтеп торды, анда яраткан һәм популяр шагыйрьләрнең китаплары, җыентыклары тәкъдим ителде. «Туган телдә шигырьләр укыйбыз» акциясе укучыларга шигърият дөньясына әдәби сәяхәт кыларга чакырды. Көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укырга тәкъдим ителде. Акциядә шигъри сүзгә мәхәббәт хисе белән берләшкән төрле яшьтәге кешеләр катнашты. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яраткан шигъри юлларым» дигән шигъри кәеф кичәсе үткәрелде. |